Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста Универсиада факелын кемнәр тотып йөгерәчәк?

Бу хокук иң-иңнәргә генә бирелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бу эстафетаны башлап җибәрә, аннан факелны район хәрби комиссары Илшат Паймурзин ала. Ветеран спортчылар Фирдүс Гайнетдинов, Әгъзам Хәмидуллин, Нурислам Сәгъдиевтан соң Универсиада факелы район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллинга күчә. Шуннан соң 150-250 шәр метрлык эстафета дистанцияләрендә факел...

Бу хокук иң-иңнәргә генә бирелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бу эстафетаны башлап җибәрә, аннан факелны район хәрби комиссары Илшат Паймурзин ала. Ветеран спортчылар Фирдүс Гайнетдинов, Әгъзам Хәмидуллин, Нурислам Сәгъдиевтан соң Универсиада факелы район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллинга күчә. Шуннан соң 150-250 шәр метрлык эстафета дистанцияләрендә факел актив, яшь спортчылар- Ләйсән Гайфетдинова, Рамил Мөхетдинов, Анжелла Владимирова, Булат Салаватуллин, Радик Салиев, Айгөл Василова, Ләйсән Йосыпова, Павел Тихонов, Изилә Сафина, Альбина Сәлимуллина, Айдар Садриев, Рафаэль Хәсәнов кулында булачак. Барлык дистанциянең гомуми озынлыгы 3420 метр. Эстафета старты "Алтын Алка" Боз Сарае каршында, финиш сызыгы-район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013