Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Баш батыр булып кабат Салават Минһаҗев калды

25 январьда Апас мәктәбенең зур спорт залында Россиянең көрәш буенча спорт остасы, 1981-2000 елларда берничә тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы титулларын яулаган баһадир, легендар көрәшче Ринат Гыйламов үзенең беренче турнирын үткәрде. Анда Апас районы мәктәпләре, аграр көллияттән төрле үлчәм категориясендә 100дән артык яшь көрәшче катнашты. Танылган тренер Ринат Гыйламов үз...

25 январьда Апас мәктәбенең зур спорт залында Россиянең көрәш буенча спорт остасы, 1981-2000 елларда берничә тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы титулларын яулаган баһадир, легендар көрәшче Ринат Гыйламов үзенең беренче турнирын үткәрде. Анда Апас районы мәктәпләре, аграр көллияттән төрле үлчәм категориясендә 100дән артык яшь көрәшче катнашты. Танылган тренер Ринат Гыйламов үз авырлык категориясендә 1-2-3 урыннар яулаган 59 көрәшчегә медальләр, акчалата премияләр, Диплом-Грамоталар тапшырды. Бәйгенең абсолют батыры булып Апас мәктәбе укучысы Салават Минһаҗев калды һәм тәкә алды.

Мәктәп Спартакиадасы программасына да кертелгән, районда быел беренче тапкыр үткән бу турнирда җиңүчеләр ике төркемгә бүленеп бил алыштылар. 1995-1997 елларда туучылар арасында 50 кг. авырлык категориясендә беренче урынны Рәдиф Сөнгатуллин (Апас), 55 кг.: Айдар Садриев (Каратун), 60 кг.: Раил Шәйхуллин (аграр көллият), 65 кг.: Булат Салаватуллин (Апас), 70 кг.: Илназ Насыйхов (аграр көллият), 70 килограммнан югары үлчәүдә Салават Минһаҗев шулай ук җиңүчеләр пьедесталының беренче баскычына күтәрелделәр. 1998 елда һәм соңрак туган яшь көрәшчеләр арасында 13 үлчәү категориясе билгеләнде. 29 килограммлы авырлык категориясендә Азамат Мөхәммәтшин (Апас), 32кг.: Газинур Минһаҗев (Чүрибураш), 36 кг.: Марат Гайнетдинов (Балтай), 40 кг.: Данил Нәҗмиев (Апас), 43. кг.: Булат Вәлиев (Апас), 46 кг.: Раил Фәсхетдинов (Биеш), 50 кг.: Илшат Ибәтуллин (Дәүләки), 55 кг.: Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш), 60 кг.: Ранис Зыятдинов (Апас), 65 кг.: Алмаз Нигъмәтуллин (Апас), 70 кг.: Нәфис Әхмәдуллин (Чирмешән), 75 кг.: Илмаз Нигъмәтуллин (Апас), 75 килограммнан югары авырлыкта Ранил Сөнгатуллин (аграр көллият) беренче урыннарны яуладылар. Команда беренчелегендә (тулы урта мәктәпләр) Апас, аграр көллият, Каратун җыелма командалары 1-2-3 урын алды. Тулы булмаган урта мәктәпләр арасында Апас, Кызыл Тау, Чүрибураш мәктәпләре җиңде.

Турнирга кунак булып килгән район башлыгы Рәшид Заһидуллин киләчәктә Ринат Гыйламов исемендәге бу турнирның бердәнбер булып калмаска тиешлеген, аны республика дәрәҗәсенә чыгару, бәйгенең Апаста ел саен, колачлы итеп үткәрүдә ярдәм итәчәген белдерде һәм спортны үстерүдә керткән саллы өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Бүген Апас көрәшчеләре 12-14 февральдә Әлмәт каласында Татарстан милли көрәш Федерациясе үткәрәчәк 50нче юбилей турнирына әзерләнә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев