Реклама
ЮХИДИ хәбәр итә
Чабышкыларыбыз сынатмыйлар
Чаллы шәһәре Сабан туенда узган ат чабышларында Каратун бистәсеннән Айрат Тимершин хуҗалыгында тәрбияләнүче "Санто-Мария" кушаматлы ат та катнашты.
Әлеге чабышкы белән Рамил Мөхәммәтҗанов икенче урынны яулап, сертификатка ия булды. Айрат Тимершин хуҗалыгында тәрбияләнгән "Геральдика" кушаматлы чабышкы Болгар Сабан туенда - I урынны, Раил Мөхәммәтҗанов иярләгән "Хаммер" кушаматлы чабышкы Буа Сабан туенда шулай ук I урынны яулады. "Хаммер" ТР Финанс министрлыгы үткәргән ярышта да икенче урынны яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев