Апас яшьләре терроризмга һәм экстремизмга “Юк!” дип әйтә
Апас аграр көллиятендә һәм Апас урта мәктәбендә терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан укучылар белән очрашулар узды.
(30 сентябрь, “Апастово-информ”).
Биредә районда терроризмга каршы көрәш буенча комиссия секретаре Булат Гатиятуллин, район прокуроры ярдәмчесе Лилия Гыйззәтуллина катнашты.
Очрашуда Булат Гатиятуллин терроризм һәм экстремизм кебек күренешләр турында сөйләде, куркынычсызлык чаралары буенча төп кагыйдәләрне искә төшерде, интернеттагы ялган мәгълүматларга ышанмаска өндәде. Шулай ук терроризмның читтән кереп илебезгә, хөкүмәтебезгә тискәре караш формалаштырырга теләүчеләрнең артуы турында искәртеп үтте.
Әле яңа гына Ижау шәһәрендә булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Җинаятьче балаларны да, укытучыларны да кызганмады. Район прокуроры ярдәмчесе Лилия Гыйззәтуллина әлеге вакыйганы искә төшереп, терроризм һәм экстремизм белән көрәшү генә түгел, бу күренешләрнең килеп чыгуын кисәтү кирәклеген ассызыклап үтте.
Студентларга, укучыларга нацизмга, террорга каршы көрәш темасына видеороликлар тәкъдим ителде. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев