Апастан чираттагы гуманитар йөк юлга кузгалды
433
0
Бу юлы да районның игелекле егетләре махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән очрашачак һәм туган якның күчтәнәчләрен, сәламнәрен җиткерәчәк.
(24 март, “Апастово-информ”).
Махсус операциядә катнашучы якташ хәрбиләр өчен гуманитар йөктә җылы кием, генераторлар, тепловизорлар, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре бар. Шулай ук ике «УАЗ» автомашинасы һәм бер “Нива” автомобиле дә егетләргә тапшырылачак.
Посылкаларда маскировка челтәрләре һәм шәмнәр, шәхси саклану чаралары, термобелье һәм якташлары сораган башка күп нәрсәләр бар. Фургонга азык-төлек, шул исәптән, хатын-кызлар куллары, Ана яратуы белән пешерелгән ризыклар төялгән.
Егетләрнең ерак юлга беренче генә тапкыр чыгуы түгел. Алар бөтен йөрәкләре һәм күңелләре белән якташларыбызга ярдәм итәргә һәм шуның белән Җиңүне якынайтырга телиләр.
Гуманитар йөкне илтүдә ярдәм итүчеләр:
Айрат Җиһаншин, район башлыгы.
Ленар Хантимиров, район башлыгы урынбасары.
Илнур Хәсәнов, шофер, район Советы хезмәткәре.
Рамил Сабиров, шофер, район Советы хезмәткәре.
Ришат Әхмәтҗанов, озата баручы, Апас районы ТСЖ идарәчесе.
Радик Гәрәев, озата баручы, «Чиста Апас» ТБО җитәкчесе.
Марсель Әмиров, озата баручы шофер, «Альтаир-1» хезмәткәре.
Альберт Гыйсматуллин, озата баручы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары җәмгыяте рәисе.
Наил Нуртдинов, озата баручы шофер, “Апас-Мол" хезмәткәре.
Алмаз Хәсәнов, озата баручы, район башкарма комитеты шоферы.
Егетләрнең исән-имин барып җитеп, яхшы хәбәрләр белән, әйләнеп кайтуын телибез. Изге ураза айларында кылган игелекләр эзсез калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев