Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район судында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узган рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Апас район судында видеоконференция режимында “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы“ дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды.

(10 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Бәйгедә төрле мәктәпләрдән 24 укучы катнашты. Жюри составында районның рәссам-скульпторы Вячеслав Носов та катнашты. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Чөнки, барлык эшләр дә уңышлы иде. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.

1 урынны – Морзалар мәктәбеннән Азалия Камалиева, 2 урынны – Дәүләки мәктәбеннән Азалия Шәрипова, 3 урынны Азбаба мәктәбеннән Фәридә Саләхова яулады.

Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге аша Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев