Татарстан телесигналлар тапшыру Үзәгендә санлы телевидение карау шартларын тагын бер кат искә төшерделәр
381
0
(12 март, Апастово-информ). Республикада аналоглы телевидение сигналлары эфиры гамәлдән чыгарылып, мултиплекслар составына кергән санлы телевидениегә күчеш чоры уңышлы узды. Бу хакта РТРС РТПЦ Татарстан Республикасы филиалы директоры Владимир Якимов белдерде.
“Без ТР министрлыклары белән бергәләп урыннарда зур аңлату эшләре алып бардык. Җирле мәглүмат чараларында, урыннардагы дәүләт органнары белән килештереп күп төрле чаралар үткәрелде. Махсус листовкалар таратылды, бу эшкә волонтерлар да җәлеп ителде“-диде ул.
Телеканалларны санлы сыйфатта карау өчен деимертлы яки бөтен дулкыннарда да эшли торган антенна һәм телевизор кирәк. Әгәр дә телевизор заводтан 2002 елдан соң чыгарылган һәм сатып алынган икән, ул DVB-Т2 стандартлы санлы телевидение сигналларын кабул итүче аппаратура белән җиһазланган була. Иске типлы телевизордан куллансагыз шундый маркадагы приставка кирәк була. Ул аппарат сәүдә нокталарында ирекле сатуда бар.
“Бу очракта махсус антенна да кирәк булачак. Монысы инде катлаулырак мәсәлә. Шәһәрләрдә күпфатирлы йортларда коллектив антенналар куела. Шуңа да аларның операторлары белән киңәшләшергә кирәк булачак. Абонентларга өй эче антеннасына өстенлек бирергә киңәш итәбез“-диде Владимир Якимов.
Санлы телевидениегә күчеш чорында Татарстанда 29 яңа санлы телеманара куелган. Республика буенча аларның гомуми саны 87 данә тәшкил итә. Аларның санлы телесигналлар тарату мәйданы республиканың 99,3 проентын тәшкил итә. Татарстанның 160 торак пунктында, аларның географик урнашуына бәйле рәвештә санлы телесигналларны кабул итү тотрыксыз. Алар башлыча чокырлы урыннарда яки тау асларында урнашкан
“Менә бу 0,7 проент мәйданда яшәүчеләр өчен дәүләт тарафыннан ярдәм итү программасы һәм бу проблеманы чишү юллары эшләнде. Иярченле телевидение операторлары белән бу җиһазларны сатып алучы һәм урнаштыручыларга ташламалы килешүләр төзелде. Бу территорияләрдә яшәүчеләр шулай ук ике мултиплекска кргән санлы 20 телеканалдан файдаланган өчен абонент түләүләреннән азат ителәләр“-дип искәртте филиал директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев