Апастово-информ

Апастовский район

Рус Тат
Поздравления

Апаста яшәүче Гыйлфанова Гөлнур Камалетдин кызы шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады

04 февраля 2021, 11:12

4998

0

1

Апаста яшәүче Гыйлфанова Гөлнур Камалетдин кызы шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады

Кадерле әниебез! Галиҗәнәп кышның язга күчкән мизгелләрендә дөньяга килгән әниебез, күңеленә кышның аклыгын, язның сафлыгын салган да, шул илаһи матурлыкны менә инде 80 ел әйләнә-тирәдәгеләргә, якыннарына өләшеп яши. Ул матурлыкта, ул рәхәт жылылыкта әтиебез Илгизәр, без - балалары, оныклары җылынып гомер итәбез. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган әниебез, татар хатын-кызына гына хас сабыр да, тырыш та, чибәр дә, мәгърифәтле дә безнең. Меңләгән укучың, сине хәтерләп кенә түгел, ә һаман да яратып, бәйрәм саен шалтыратып, хәлләреңне белеп торуы, назыңның үз балаларыңа гына түгел, дистә еллар буе укыткан һәркемгә дә җиткерә алуыңны күрсәтә. Бу үзе генә дә аеруча сокланырлык! Узенең яшәү рәвеше, әтиебезне ярату, өлкәннәргә ихтирамлы булуы белән әниебез бездә дә әнә шул затлы сыйфатларны тәрбияли алды. Рәхмәт Сина кадерлебез!

Туган көнеңдә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сәламәтлек, күңел көрлеге, тормышны яратуың беркайчан да сүрелмәсен иде. Өебезнең кояшы булып, әтиебезгә сөю чишмәсе, улың-кызларыңа алтын багана, киявеңә сер сандыгы, оныкларыңа сөенечнең үзе булып әле күп еллар яшәсәң иде! Син, әтиебез һәм апабыз яшәгән нигезгә сагынып, ашкынып кайтканда, безне кочак жәеп каршы алуыңны һәм озатып калуыңны озын озак еллар күрергә насыйп булсын! Без Сине бик яратабыз! Юбилеең мөбәрәк булсын!

Ихтирам белән улың Рим, кызларың Гүзәл, Гөлназ, киявең Ренат, оныкларың Камилә, Кәрим.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев