Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның Күпфункцияле Үзәгендә һәр атнаның чәршәмбе көнендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә

Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Апас районы филиалы (адвокатлар) мөдире Татьяна Зәйнуллина хәбәр иткәнчә, һәр атнаның чәршәмбе көнендә 13-15.00 сәгатьләрдә Күпфункцияле Үзәктә, калган көннәрдә эш сәгатьләрендә Җәмәгать суды (Мировой суд) бинасында район адвокатлары кабул итүләр үткәрә. Тел.:21-1-70; 89631-219-355; 89600-472-556. - Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча (2011 елның 21 ноябрендә игълан ителгән...

Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Апас районы филиалы (адвокатлар) мөдире Татьяна Зәйнуллина хәбәр иткәнчә, һәр атнаның чәршәмбе көнендә 13-15.00 сәгатьләрдә Күпфункцияле Үзәктә, калган көннәрдә эш сәгатьләрендә Җәмәгать суды (Мировой суд) бинасында район адвокатлары кабул итүләр үткәрә. Тел.:21-1-70; 89631-219-355; 89600-472-556.

- Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча (2011 елның 21 ноябрендә игълан ителгән 324 номерлы Федераль Закон) Дәүләт системасы эшли. Аның төрләре түбәндәгечә:

- язмача һәм телдән хокукый киңәшләшү;

- үтенеч, гариза, шикаять һәм башка хокукый характердагы документлар хәзерләүдә;

- Россия субьектлары законнарына һәм башка Федераль законнарга, шулай ук югарыда әйтелгән Федераль законда күрсәтелгәнче, оешмаларга, дәүләт һәм муниципаль органнарга, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклап бирелгән очракта;

- түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе закончалыклары тыймаганда башка очракларда да күрсәтелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев