Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илгизәр Вәлиуллин призлы икенче урынны яулаган

- Балигъ булмаганар буенча эшләр һәм бала хокукларын яклау район комиссиясендә бүген тормыш, яшәү шартлары начар булган 31 гаилә белән аларда тәрбияләнүче 62 бала һәм төрлечә хокук бозган 5 яшүсмер исәпкә куелган. Аларның берсен генә дә күз уңыннан төшермибез, - ди комиссия секретаре Гөлнара Маликова. Тәртип бозып, аерым исәпкә куелучы...

- Балигъ булмаганар буенча эшләр һәм бала хокукларын яклау район комиссиясендә бүген тормыш, яшәү шартлары начар булган 31 гаилә белән аларда тәрбияләнүче 62 бала һәм төрлечә хокук бозган 5 яшүсмер исәпкә куелган. Аларның берсен генә дә күз уңыннан төшермибез, - ди комиссия секретаре Гөлнара Маликова.

Тәртип бозып, аерым исәпкә куелучы һәр яшүсмергә дә комиссия утырышында җәмәгать тәрбиячесе беркетелә. Җәмәгать башлангычында эшләүче бу тәрбиячеләр арасында балигъ булмаганнар эшләре һәм бала хокукларын яклау республика комиссиясе махсус конкурс игълан итә. Апаслылар аларда ел да актив катнаша. 2011 елда җәмәгать тәрбиячесе, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин республика күләмендә Гран-при отты. Быел да апаслылар җиңүчеләр арасында. Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илгизәр Вәлиуллин Татарстанкүләм ярыш-конкурста 53 көндәшен җиңеп, финалга үтте. Казанда 27-28 ноябрьдә узган йомгаклау турында 22 көндәше арасында «Тормышка юллама» номинациясендә призлы икенче урынны яулады. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк бирелде. Гөлнара Маликова шулай ук танылуга лаек булды. Аңа республика комиссиясенең Рәхмәт Хаты һәм шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев