Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы газ хезмәтендә газ өчен түләмәүче абонентлар исемлегендә һаман да бер үк исемнәр теркәлә

Елның иң җаваплы чоры - кыш айларына кердек. Бу көннәрдә район газ хезмәте аеруча катгый режимда йортларыбыздагы җылылык сагында торачак. Тик шунысы кызганыч, кулланган газ өчен түләүләрне вакытында башкармаучы кайбер абонентлар, аеруча штп Апас, Каратун җирлегендә яшәүчеләр, һаман да битарафлык күрсәтеп, үзләренә кыенлык тудыралар. Бу исемлектә еш кына бер үк...

Елның иң җаваплы чоры - кыш айларына кердек. Бу көннәрдә район газ хезмәте аеруча катгый режимда йортларыбыздагы җылылык сагында торачак. Тик шунысы кызганыч, кулланган газ өчен түләүләрне вакытында башкармаучы кайбер абонентлар, аеруча штп Апас, Каратун җирлегендә яшәүчеләр, һаман да битарафлык күрсәтеп, үзләренә кыенлык тудыралар. Бу исемлектә еш кына бер үк исемнәр кабатлана, түләргә мөмкинлекләре була торып та, түләүне икенче планга калдырып килүчеләр бар. Искәртеп үтәргә кирәк, әгәр абонент 2 ай дәвамында кулланган газ өчен тиешле сумманы тулысынча түләми икән, мисал өчен, 100 кв.метрлы йорт кыш аенда 100 м.куб. газ х 4,80 сум = 4800 сумлык газ куллана, әлеге сумманы тулысынча түләп бетермәгән очракта, әйтик, 4 мең сумын гына түләгән булса, әлеге абонент кулланылган газ өчен чыгымны, билгеле, тулысынча түләмәгәннәр исемлегенә кертелә, әлеге күренеш 2 ай дәвамында кабатлана икән, бу очракта без "Газ белән тәэмин итүне туктату" положениесе нигезендә, алдан газ плитәсен, мунча, су җылыту җайланмасын, ә ягу сезоны тәмамлангач, бу абонентларны үзәк газ челтәреннән өзәргә мәҗбүр булачаклар. Бу шулай ук кыш айларындагы чыгымнарны җәйгә калдырып түләүчеләргә дә кагыла. Терминаллар, почта, банк, интернет аша түләгән очракта, һәр айның 25нче числосыннан соңга калмаска кирәк. Чөнки айның соңгы көннәрендә түләнгән сумма бу айда счетка кермичә кала. Район газ хезмәте кассасы исә, түләүләрне айның соңгы көненә кадәр кабул итә. Иң мөһиме: түләгәндә хәзер түләү көне генә түгел, ә ай ахырына кадәр кулланылачак газны исәпләп түләргә кирәк, чөнки исәп-хисап айлык кулланган газ өчен башкарыла. Йорт җылы булса ямьле, ә табындагы аш кайнар булса гына тәмле була. Күңел исә бурычың булмаса гына тыныч була. Шуның өчен дә һәркемгә соңгы чиккә җитмичә, түләүләрне вакытында башкару хәерле!

фото:https://www.google.ru/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев