Инглиз телен ныклап үзләштерәләр
- Инглиз теленең кирәклеген аңлап, аны өйрәнергә теләүче укучыларның күп булуына сөенәм, - ди Апас мәктәбенең инглиз теле укытучысы Суфия Сәлахова. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә оешкан түгәрәктә дә дәресләр үткәрә ул. Бу түгәрәктә шөгыльләнүче уку алдынгысы һәм спортсменка Айгөл Василова, Алия Гәрәева, Гөлзия Хәлилова, Алия Петуховалар укытучыларның август киңәшмәсендә килгән...