Биеш урта мәктәбе укучылары ел саен "SаМоSтоятельные дети" республикакүләм наркотикларга каршы проектта актив катнашалар. Быел да алар шушы проект кысаларында һәм укытучылары Илсөяр Курамшина җитәкчелегендә 7 апрель көнне "Әзер бул! Юк! - дип әйт!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Халык күп җыелган урыннарда булып, куркыныч чиргә каршы темаларга чыгышлар ясадылар, психотропик...