Г. Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган ТР укытучылары һәм укучыларның "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби- иҗат бәйгесендә Бакырчы мәктәбе укытучысы Зөлфия Вәлиева үзе иҗат иткән шигырьләре белән катнашкан иде. Зөлфиянең хезмәте бәяләнде, ТРның Мәгариф һәм фән министры А. Х. Гыйльметдинов аңа Диплом тапшырды.