“Йолдыз”ны үз итә
Дәвеш авылында гомер кичерүче 87 яшьлек Мәрзия апа Гыймадиева 11 бала тәрбияләп үстергән. Тәтеш педучилищесын тәмамлагач авылдагы детдомда, соңрак балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәшен җирләгәнгә дә дистә еллар үткән инде. Мәрзия апа бүген кызы Розалия белән кияве Фәргать тәрбиясендә гомер кичерә. Газета-журналлар укырга да ярата икән. "Янына утыртып,...