Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Дәвешлеләр безнең белән!

Дәвеш авыл җирлеге буенча район газетасын алдыручылар агымдагы елның икенче яртыеллыгында шактыйга арткан.

"Көннең беренче яртысында бүлекчәдә хезмәт күрсәтәм, төштән соң газета-журналлар таратырга чыгып китәм, бездә халык вакытлы матбугатны бик яратып укый, "Йолдыз" беренче урында тора", - ди Дәвеш почта бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Низамова. Колгына авылы хат ташучысы Гүзәлия Зиннәтуллина да авылдашлары белән уртак тел табып эшли белә.


Нет комментариев