Чүрибурашта чишмәләрне чистарту, авылны чиста су белән тәэмин итү эшенә керешкәннәр
Район тормышы

Чүрибурашта чишмәләрне чистарту, авылны чиста су белән тәэмин итү эшенә керешкәннәр

Авылның олысы-кечесе җаваплы эш башлаганнар.

(11 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Чүрибураш авылы бай табигатьле урында урнашкан. Тау битләреннән челтерәп чишмәләре ургый. Авылдашлар гомер-гомергә табигать байлыгыннан бик теләп куллана. Моннан 60 еллар чамасы элек әби-бабайлар чишмәләрне чистартып, су линиясе сузып, авылга чиста су китергәннәр. Авыл халкы бу мөмкинлектән бүгенге көнгә кадәр файдалана. Әмма вакыт узгач, ул линияләр шактый искергән.

  Быел исә авыл халкы берләшеп, су линияләрен яңартырга булганнар. Бу эш өчен авылдашлар, читтә яшәүчеләр матди ярдәм күрсәткән. Районыбызның киң күңелле иганәчеләре дә кушылган. Авылның асыл ир-атлары, егетләре исә чишмәләрне чистартып, суүткәргечләрне яңарту эшен бик теләп башкаралар. Ир-егетләр ял көннәрендә өмәгә җыелалар. Читтә яшәүче авылдашлар да ярдәм итәргә тырыша.


Нет комментариев