Зәй шәһәренең Казан урамында күп катлы йортларның берсендә янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, беренче кат коридорында әйберләр һәм җиһазларга ут капкан. Янгынның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр махсус битлек ярдәмендә 60 яшьлек хатын-кызны урамга алып чыккан, ул зыян күрмәгән. Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре янгын билгесез кешеләр ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлый.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/neizvestnye-ustroili-podzog-v-mnogoetazke-v-rt-spasena-60-letnyaya-zenshhina-5931430
Нет комментариев