Татарстанда ноябрь башында уртача һава температурасы климатик нормадан бер-ике градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көзнең соңгы аендагы беренче декадада климатик норма республика өчен -0,3 градус, ә Казан өчен +0,2 градус тәшкил итә.
Тулаем алганда, синоптиклар элегрәк хәбәр иткәнчә, төбәк территориясендә ноябрь аенда явым-төшем күләме күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын, температура нормадан бер градуска югарырак булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/nacalo-noyabrya-v-tatarstane-budet-na-odin-dva-gradusa-teplee-normy-5931423
Нет комментариев