“Шәмәк” хуҗалыгында үскән көнбагыштан – май, бодайдан – он ясала
Җәмгыять һәм без

“Шәмәк” хуҗалыгында үскән көнбагыштан – май, бодайдан – он ясала

Шәмәк авылы һаман да яңалыкка омтыла. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсе киңәя, җитештерү тармагы арта. Соңгы вакытта “Шәмәк” крестьян-фермер хуҗалыгы он җитештерү белән беррәттән, көнбагыш мае ясау белән дә мәшгуль.

Көнбагыш мае Шәмәк кырларында үскән уңыштан ясала. Махсус җиһаз урнаштырып, аны эшләтеп тә җибәргәннәр.

“Үзебез җитештергән көнбагыштан май алып карарга булдык. Аның өчен махсус җиһаз сатып алдык. Ул 1 сәгатькә 5 литр май чыгара. 2 килограмм көнбагыш бөртегеннән якынча 1 литр май алына. Үзебезнең кырларда үскән көнбагыш күз алдында май тамчылары булып тама. Биредә бернинди өстәмәләр, химик матдә һәм сыеклыклар кушылмаган. Чып-чын көнбагыш мае!. Ә инде май җитештергәндә чыккан калдыкларын катнашазык ясаганда кулланабыз, - ди “Шәмәк хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Нуриев.

Марат Нуриев   Җитештерү цехында хезмәткәрләр җитәрлек. Иң элек көнбагыш орлыклары тузаннан, чүпләрдән арындырыла. Май салкын сыгу ысулы белән алына. Бу ысул файдалы матдәләрне, витаминнарны һәм табигый тәмне югары дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә. Он шулай ук Шәмәк авылы кырларында үскән бодайдан ясала. Икмәкне махсус он өчен, кырларга ашлама кертмичә үстерәләр. Сыйфатлы он ясалганчы бодай шактый юллар һәм этаплар уза. Шәмәктә ел саен эш урыннары арта бара.

-Шәмәк безнең туган авыл. Шуңа күрә, авылны бетермәскә, аны яшәтергә теләгебез зур. Шушы авыл исеме белән яңа эш урыннары булдырып, хуҗалык эшчәнлеге алып барыла. Улларыбыз Алмаз, Айдар теләп риза булдылар. Дүртенче ел инде эшләрен уңышлы гына җәелдерәләр. Һаман яңалыклар кереп тора. Тегермән ике максатны күздә тотып эшләнде. Беренчедән, без үстергән игенне җитештерергә телибез. Бодайдан он, катнашазык, көрпә ясыйбыз. Икенчедән, халыкны табигый, сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итәсебез килә. Кырда да бодайны ашламасыз, агусыз үстердек. Авыл халкына, район халкына җитәрлек күләмдә җитештерә алсак, без бик шат. Эшләргә кешеләребез, үстергән уңышыбыз бар. Авыл халкы көн саен эшкә килә. Бу аларның тормыш шартларын яхшырта, - диде Шәмәк авылының үз улы Марат Нуриев.

Крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән яшь буын да теләп таныша. Иске Йомралы мәктәбе укучылары да укытучылары Әминә Мингазиева белән берлектә әлеге хуҗалыкта экскурсиядә булды. Алар терлекчелек фермасындагы эшчәнлек белән таныштылар, алма бакчасында булдылар, техника паркын карадылар. Он һәм май чыгару эшен үз күзләре белән күрделәр.

 


Нет комментариев