Җәмгыять һәм без

Татарстан Юстиция министрлыгы түләнгән штрафлар белән бәйле проблемаларны аңлатты

Татарстан халкы кайвакыт түләнгән штраф барыбер суд приставларына бирелә торган вәзгыять белән очраша. Мондый очракларны ТР Юстиция министрлыгында шәрехләделәр, дип яза “Татар-информ”.

"Төп мәсьәлә гражданнарның түләнгәнлекне раслый торган квитанция турында белешмәне җәмәгать судьясына җиткермәвендә",-дип аңлатты җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Пилина, аның сүзләрен ведомство матбугат хезмәте китерә.

Әгәр гражданин штрафны түләсә дә, бу хакта җәмәгать судьясына хәбәр итмәсә, система түләүне «күрмәскә» мөмкин. Нәтиҗәдә башкарма документ, штраф түләнсә дә, мәҗбүри түләтү өчен суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Мондый хәлләр өстәмә мәшәкатьләргә әйләнә: җәмәгать судьялары аппараты белән тикшерүләрдән тыш, гражданинга, әгәр ул счетыннан алынса, башкарма эшне бетерү һәм башкарма җыемны кире кайтару турында гариза язарга туры килә. Әгәр квитанция соңга калып бирелгән булса (Башкарма производство кузгатылганнан соң), җыемны кире кайтармаска мөмкиннәр. Вакыйгаларның мондый үсеше вакытында акчаларны кире кайтару өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Шуңа бәйле рәвештә белгеч документларны җәмәгать судьясына вакытында җибәрүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Мондый хәлне булдырмас өчен, карарда бәян ителгән күрсәтмәләрне игътибар белән үтәргә кирәк: күрсәтелгән реквизитлар буенча штраф түләргә һәм мәҗбүри рәвештә суд участогына квитанция бирергә. Моны шәхсән яисә адресы җәмәгать судьялары порталында күрсәтелгән электрон почта аша эшләргә мөмкин", - дип аңлатты ул.

Юлия Пилина сүзләренчә, сүз еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында бара. Әмма проблема бизнес өчен дә актуаль: җәмәгать судьяларына оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата, шул исәптән хисапларны вакытында тапшырмаган һәм хезмәт законнарын бозган өчен эшләр килә. Җәмәгать судьясына түләү турында квитанция бирү дә җитә, һәм гражданин артык тикшерүләрдән һәм планлаштырылмаган чыгымнардан котыла, дип бәяләделәр Татарстан Юстиция министрлыгында.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев