Морзалар китапханәсендә хезмәт батырлыгы турында сөйләштеләр
Җәмгыять һәм без

Морзалар китапханәсендә хезмәт батырлыгы турында сөйләштеләр

Морзалар авылы китапханәсендә төрле матур чаралар еш үтә.

  Чираттагысы, балаларда спорт төренә кызыксыну уяткан, төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән, спорт сөюче балалар тәрбияләгән, физик тәрбия буенча атказанган хезмәткәр, "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, педагогия хезмәте ветераны Сәгъдиев Нурислам Галиулла улы белән очрашу узды. Очрашуда остазның төрле елларда укып чыккан укучылары, укучыларының әти-әниләре катнашты.

“Укучыларның уңышлары укытучының осталыгыннан тора. Нурислам Галиулла улының укучылары күпсанлы ярышларда, конкурсларда, спорт бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Республика күләмендә яулап алган кубоклары да бихисап. Үз эшенә бирелгән, балаларда сәләтне күреп, аны камилләштергән, әле алай гына да түгел, биек үрләргә рухландырып, зур максатларга ирешүдә гел таяныч булган ветеран укытучы үзенең шәкертләре белән бүген дә горурланып сөйли!” – Гөлназ Гатауллина.

  Чара барышында ветеран укытучы сорауларга җаваплар бирде, сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында киңәшләрен җиткерде. Төрле елларда мәктәп тормышында үткәрелгән спорт чараларының, республика күләмендә катнашып җиңү яулаган көрәш ярышларының язмалары, чарада катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

“Кемдер үзен, кемдер баласын әлеге видеоязмаларда күреп матур хатирәләрен яңарттылар, бер мизгелгә яшьлекләренә кайтып килделәр. Чарадан барсы да яхшы тойгы-кичерешләр, әйтеп бетермәслек матур хатирәләр, күтәренке кәеф алып, ветеран укытучыга зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Җылы очрашу өчен Ислам Галиулла улына һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм!” – ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.


Нет комментариев