Шәмбалыкчы авылында бөек шәхесне искә алганнар
Мәдәният

Шәмбалыкчы авылында бөек шәхесне искә алганнар

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Насретдиновның тууына 115 ел тулды.

  Шул уңайдан аның туган авылындагы Шәмбалыкчы музеенда “Фәхри Насретдинов - чор тавышы һәм буын мирасы” дип исемләнгән истәлек кичәсе узган. Чарада район җитәкчеләре, Кайбыч районыннан кунаклар, Казаннан Фәхри абыйның туганнары, авылдашлар, ветераннар һәм аның иҗатын сөючеләр катнашкан.

“Кичә җылы, ихлас мохиттә узды. Җырладык та, моңландык та, хатирәләрне яңарттык, бөек шәхесебезнең рухына дога кылдык. Фәхри абыйның үз тавышы белән яздырып калдырган җырларын тыңлау аеруча тәэсирле булды”, - дип хәбәр итәләр музей хезмәткәрләре.

Фәхри Насретдиновның моңы - халкыбызның бәяләп бетергесез рухи мирасы. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге саклансын!


Нет комментариев