Апас аграр көллиятендә тантаналы бәйрәм узган
Җәмгыять һәм без

Апас аграр көллиятендә тантаналы бәйрәм узган

Апас аграр көллиятендә “Беренче курс студенты көне” узган.

Чара барышында көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов студентларга изге теләкләрен җиткереп студент билетлары тапшырган. Бәйрәм җыр-моңга, дәртле биюләргә һәм матур чыгышларга бай булган. Яшьләрнең иҗади сәләтләрен, энергиясен һәм активлыгын чагылдырган чыгышлар күтәренке кәеф бүләк иткән.

“Беренче курс студентлары көне яшьләр өчен истәлекле бәйрәм генә түгел, ә студент тормышына яңа адым ясау, яңа дуслар табу, үз сәләтләреңне ачу һәм белем дөньясына юл башлау да булып тора”, - ди Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.


Нет комментариев