Апас мәдәният йортында «Садә» халык фольклор ансамбле «Сөмбелә — уңыш бәйрәме» уздырган
Җәмгыять һәм без

Апас мәдәният йортында «Садә» халык фольклор ансамбле «Сөмбелә — уңыш бәйрәме» уздырган

Бәйрәм халкыбызның борынгыдан килгән, бүгенге көндә онытыла барган күркәм йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңартуга багышланган.

(28 октябрь, “Апастово-информ”).

Сөмбелә — көзге муллыкны, җирнең юмартлыгын, игенче хезмәтен һәм табигатьнең гүзәллеген гәүдәләндергән борынгы халык бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәм халкыбызның табигатькә булган ихтирамын, туган җиргә мәхәббәтен, хезмәтне олылавын һәм буыннар дәвамчанлыгын чагылдыра. Район мәдәният йортыннан хәбәр итүләренчә, чара барышында «Садә» халык фольклор ансамбле тамашачыларны халкыбызның бай рухи мирасы белән таныштырган. Онытыла барган халык җырлары яңгыраган, борынгыдан килгән йолалар һәм традицияләр сәхнәләштерелгән.

Яз башыннан алып көзге уңыш өлгергән чорга кадәрге табигать күренешләре, авыл тормышы, игенче хезмәте һәм халыкның көнкүреше төрле йолалар аша тамашачыларга җиткерелгән.

“Бәйрәм аеруча балаларның актив катнашуы белән истә калды. Алар халык авыз иҗатының матур үрнәкләре булган табышмакларга теләп җавап бирделәр, үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Мондый чаралар яшь буынның туган телгә, милли мәдәнияткә һәм халкыбызның тарихи мирасына кызыксынуын арттыруда зур әһәмияткә ия. «Сөмбелә — уңыш бәйрәме» тамашачыларга күңел күтәренкелеге бүләк итеп кенә калмады, ә онытыла барган йолаларыбызны искә төшерде, милли традицияләребезнең кадерен тагын бер кат аңларга ярдәм итте.

Халкыбызның гасырлар дәвамында тупланган рухи хәзинәсен саклау, аны яшь буынга тапшыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү — һәрберебезнең изге бурычы. Әнә шундый эчтәлекле, тәрбияви әһәмияткә ия булган чаралар милли мәдәниятебезнең яшәвен, традицияләребезнең дәвам итүен тәэмин итә.Борынгы йолаларыбыз онытылмасын, халкыбызның моңлы җырлары яңгырап торсын, милли мирасыбыз киләчәк буыннарга кадерле ядкәр булып барып җитсен!”, - диелә хәбәрдә.


Нет комментариев