Хөрмәтле Шамил Мөхәммәтович, гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Мәгариф

Хөрмәтле Шамил Мөхәммәтович, гомер бәйрәмегез котлы булсын!

«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Садыйков Шамил Мөхәммәт улы 27 октябрьдә туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Шамил Мөхәммәтович!

Ихлас күңелдән Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, чиксез энергия һәм күңел тынычлыгы телибез. Җаваплы, авыр эшегездә яңа казанышлар, проектлар, иҗади илһам һәм энергия, гаиләгездә муллык һәм иминлек булсын. Безнең белән һәрвакыт аңлашып, терәк булып, киңәш биреп яшәвегез өчен рәхмәт. Сез безне матбугат юлыннан җитәкләп, ышыклап баручы. Киләчәктә дә бары тик җиңел юллар көтсен.

Зур хөрмәт белән – “Апастово-информ” коллективы исеменнән Гөлнара Сөнгатуллина.


Нет комментариев