2026нчы елда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ноябрь бәйрәмнәрендә Мәскәүдән Казанга сәфәрләрне броньлау саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 46,8 процентка арткан. Бу хакта ТАСС хәбәренә сылтама белән Татар-информ яза.
Популяр юнәлешләр арасында Мәскәүдән Казанга маршрут өченче урында тора. Әлеге юнәлеш ихтыяҗның иң зур үсеше белән аерылып тора. Казаннан Мәскәүгә сәфәрләрне броньлау 13,7 процентка арткан. Гомумән алганда, бәйрәм атнасында Татарстанга сәяхәтләргә ихтыяҗ 18,1 процентка үскән. Россиялеләр кыска ялларда ешрак поезд һәм самолет белән сәяхәт итүне сайлый.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев