Җәмгыять һәм без

2027нче елның гыйнвары - иң кыска эш ае

2027нче елның гыйнварында россиялеләр нибары 15 көн эшләячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына SuperJob юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин хәбәр иткән.

Белгеч сүзләренчә, эш көннәренең аз булуы Яңа ел бәйрәмнәренең озакка сузылуы белән бәйле. 2026нчы елның 31нче декабреннән 2027нче елның 10нчы гыйнварына кадәр россиялеләрне ял көннәре көтә. Шулай итеп, 2027нче елның гыйнвары эш көннәре саны буенча елның иң кыска ае булачак.

Мәгълүмат РИА Новости агентлыгына сылтама белән “Татар-информ”нан алынды.


Нет комментариев