Апасның Табар елгасы яр буенда үзгәрешләр дәвам итә. Биредә Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерү максатыннан тормышка ашырылучы милли проект кысаларында ял итү урыны булдырылган иде. Бу көннәрдә аның янәшәсеннән агучы Табар елгасына буа ясалды. Әлеге эшне Ринат Миначев җитәкчелегендәге “Альтаир-1” оешмасы башкарды.
Әлеге оешма табигатьне саклау, су чыганакларын саклап калу, районыбызны матурлауга зур өлеш кертә. Әлегә кадәр дә алар күлләр, чишмәләрне яңарту буенча күп эшләр башкардылар.
“Мин әлеге елгада су коенып, уйнап, балык тотып үстем. Апасның бер башыннан икенче башына тимераякта йөри идек. Соңгы вакытта аның суы кипкән, тирә-юнен чүп үләннәре баскан иде. Елганың бер өлешен чистартып, тирәнәйтеп, тирә-ягын бетон белән ясадык, трубалар салдык. Махсус бригада эшләде. Су чыганакларына игътибарыбыз зур. Матур, чиста булсын! Барысы да үзебез өчен, балаларыбыз өчен. Табар елгасын торгызу максаты белән эшлибез. Киләчәктә дә эшне дәвам итәргә ниятлибез, - ди Ринат абый.
Елгадан челтерәп чиста су ага. Агымсуның тавышы әллә каян ишетелә. Кыш көне су җибәрелеп, яз көне тагын тулачак. Су коену өчен дә мөмкинлекләр булачак.
“Табигать бездән һәрчак ярдәм көтә. Табигатьне саклау хисе Ринат абыйның күңелендә яши. Бу җир халык өчен ял урыны булсын. Изге эшнең кадерен белеп яшик”, - диде Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Нет комментариев