Екатеринбургта халык мәдәниятен, милли сәнгатьне һәм җанлы музыканы яратучыларны татарча гармун кичәсенә чакыралар.
Бу очрашу инде матур гадәткә әверелде: халык моңнарына битараф булмаган һәр кунакны көтеп калалар. Чара турында «Екатеринбург татарлары» ВКонтакте төркеме хәбәр итә.
Программада:
-
Тарихи бит: татар гармунының барлыкка килүе, милли иҗатта тоткан урыны һәм тарихы турында кызыклы мәгълүмат;
-
Җанлы музыка: гармун көйләренә башкарылган таныш һәм яраткан халык җырлары;
-
Уртак сәхнә: җырларга яки биергә яратучылар өчен ачык мәйданчык.
Кичә 30 октябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.
Милли моңнарыбызны яңартып, гармун тавышына кушылып җырларга һәм ял итәргә теләүчеләрне көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев