Җәмгыять һәм без

Казан студентлары өчен татар теле дәресләре башланды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында Россия Федерациясе төбәкләреннән Казанның югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле дәресләре старт алды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне «Иң яхшы туган тел укытучысы» дигән Бөтенроссия конкурсында икенче урын яулаган Резеда Курамшина алып бара.

Киләчәктә дәресләргә онлайн рәвештә дә кушылырга мөмкин булачак. Бу көндезге дәресләргә йөри алмаучы студентларга татар телен өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев