Bankiros.ru порталы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы пенсионерларның яшәү минимумына карата пенсия күләме буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны яулады. Бу мәгълүмат «Татар-информ» карамагында да бар.
Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 13 844 сум, ә уртача пенсия 25 417,6 сум тәшкил итә. Димәк, алар арасындагы аерма 84 процентка җитә.
Рейтингны Төмән өлкәсе һәм ХМАО җитәкли: анда уртача пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан ике тапкырдан артык. Топ-3не Белгород өлкәсе төгәлли — анда бу күрсәткеч 88 процент. Бишлеккә шулай ук Липецк өлкәсе керде — 83 процент.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев