Мәдәният хезмәткәрләре көзге муллыкны барлап кызыклы күргәзмә ясаган.
Алар бакчада үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне әкият геройларына әверелдергән. Урта Балтай мәдәният йортында оешкан волонтерлык төркеме дә үз эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә ясаган. Җиңү өчен үз өлешләрен кертүче апа-абыйлар туган як мәтрүшкәсе һәм үләннәреннән чәйләр тутырган, окоп шәмнәре ясаган, маскировка челтәрләре үргән.
Нет комментариев