Татарстанда БРИКС төзелеш атналыгы ноябрь аенда узачак.
(11 сентябрь, “Апастово-информ”).
Форумда берничә илдән төзелеш тармагы вәкилләре катнашачак. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең макстагы каналында хәбәр итте.
«Чара әһәмиятле, безнең төзүчеләр, риелторлар өчен файдалы булачак. Һичшиксез катнашыгыз, эшлекле элемтәләрне үстерегез», – дип язды Миңнеханов.
Брикс төзелеш атналыгы кысаларында шулай ук күчемсез милек күргәзмәсе узачак, анда россия төзүчеләренең проектлары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, төзелеш материаллары, технологияләр һәм җайланмалар ярминкәсе дә планлаштырылган. Миңнеханов алда торган чараның әһәмиятен билгеләп үтте һәм тармак вәкилләрен форумда катнашырга чакырды.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев