Апаска эш тәҗрибәсе белән танышу максаты белән Саратов өлкәсе җитәкчелеге килде.
Саратов өлкәсе губернаторының беренче урынбасары, кадрлар сәясәте белән эшләү идарәсе җитәкчесе Антон Пролеткин, Җирле төбәк һәм муниципаль сәясәт министрлыгы проектлар белән эшләү идарәсенең бүлек җитәкчесе Ксения Иванова, Саратов өлкәсенең үсеш үзәге җитәкчесе Ирина Чинарева Апас районындагы җирле үзидарә системасы буенча тәҗрибә уртаклашты.
Районда “Сакчыл муниципалитет” проектының гамәлгә ашуы белән танышты. Төбәк җитәкчеләре эш кабинетларында булды, хезмәткәрләр белән аралашты, аларның эш алымнары һәм проектның уңай яклары хакында сөйләште.
Очрашу барышында “Сакчыл муниципалитет” проекты нигезендә районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин “Авыл спорты – район спортының бердәм системасы” темасына проект та яклады. Саратов өлкәсе вәкилләре райондагы җирле үзидарә системасы эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын, хезмәткәрләрнең үз эшләрен югары дәрәҗәдә белүен билгеләп узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга файдалы очрашу оештырган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Нет комментариев