Хезмәтләрендә хөрмәтле
Укытучыларның август киңәшмәсендә бер төркем укытучы - белгечләр яшь буынны тәрбияләүгә керткән хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Кабыккүпер мәктәбе директоры Мөршидә Хәсән кызы Шәрәфуллина, "Үзәкләштерелгән бухгалтерия"нең өлкән бухгалтеры Миләүшә Ренат кызы Заһидуллина, Морзалар мәктәбенең математика укытучысы Әлфия Вәгыйзь кызы Сираҗева, Табар Черкене урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча...