14 май 2014 яңалыклары
-
"Кунелем турендэ"
-
Ләлә чәчкәләре батырларга дан җырлый
Район үзәгендәге Батырлар Мемориаль комплексы яныннан узган һәркем комачтай янган ләлә чәчәкләренә игътибар итә. Андагы күпсанлы чәчкәләр батырларга дан җырлап, райондашларны каршы алып һәм озатып кала
-
Миңнерәхимә әби 90 яшьлеген каршылады
Чурибураш авылында 42 ел фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. 1941 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кыз көнне-төнгә ялгап авылдашлары сәламәтлеген кайгырта, колхоз эшендә дә катнаша. "Безнең капканың биге булмады, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәм сорап киләләр иде," - ди әби. Олуг бәйрәме уңаеннан Миңнерәхимә әби Шиһаповага Рәсәй Президентының...
-
“Факел” уңыш белән кайтты
Апас урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге "Факел" отряды "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының республикакүләм финал өлешендә катнашты. Алар гомуми нәтиҗәләр буенча 15 команда арасында дүртенче урынны яуладылар. Команда күп кенә этапларда алдынгы урында. Шәхси беренчелектә Ранис Зыятдинов иң оста автомат сүтеп-җыючы булып танылды, Ринас Хәсәнов 2 мең метрга...
-
Апаста Татарстан Республикасы Президент идарәсе хезмәткәрләре халыкны кабул итә
26 майда, 9.30-13.00 сәгатьләрдә, район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Президент идарәсе хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатьләре буенча күчмә кабул итүләр үткәрә. Сезне халык мөрәҗәгатьләре эше буенча идарә җитәкчесе Роза Килькеева, хатлар бүлеге һәм халыкны кабул итү буенча баш киңәшче Зөбәрҗәт Фазелшина кабул итәчәк.
-
Котлауларда – изге теләкләр
Май бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы исеменә күп кенә открытка һәм телеграммалар килде. Араларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның да тәбрикләмәләре бар.