Беренче классларга мәдәни көндәлекләр
12 ноябрьдә китапханәләрдә бердәм мәдәният дәресләре үтте. Әлеге чарага үзәк китапханә коллективы да бик теләп кушылды. Белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләр - Апас урта мәктәбенең 1 класс укучылары китапханәчеләр кулыннан мәдәни көндәлекләр алдылар. Балалар бер ел дәвамында музей, театр, китапханә, концерт залларында булып, көндәлекнең махсус битләренә билге-тамгалар куйдырырга...