Беренче классларга мәдәни көндәлекләр
Мәдәният

Беренче классларга мәдәни көндәлекләр

12 ноябрьдә китапханәләрдә бердәм мәдәният дәресләре үтте. Әлеге чарага үзәк китапханә коллективы да бик теләп кушылды. Белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләр - Апас урта мәктәбенең 1 класс укучылары китапханәчеләр кулыннан мәдәни көндәлекләр алдылар. Балалар бер ел дәвамында музей, театр, китапханә, концерт залларында булып, көндәлекнең махсус битләренә билге-тамгалар куйдырырга...

12 ноябрьдә китапханәләрдә бердәм мәдәният дәресләре үтте. Әлеге чарага үзәк китапханә коллективы да бик теләп кушылды. Белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләр - Апас урта мәктәбенең 1 класс укучылары китапханәчеләр кулыннан мәдәни көндәлекләр алдылар. Балалар бер ел дәвамында музей, театр, китапханә, концерт залларында булып, көндәлекнең махсус битләренә билге-тамгалар куйдырырга тиеш була. Көндәлекне пөхтә һәм эчтәлекле итеп алып барган гаиләләр республикакүләм "Иң яхшы көндәлек", "Иң мәдәниятле әти-әни" бәйгеләрендә катнашачак.


Нет комментариев