2 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Йолдыз”га махсус ташлама белән язылып кал
5-15 декабрьдә барлык почта бүлекчәләрендә бөтенроссия подписка декадасы үтәчәк. Акция шартлары буенча "Татарстан почтасы" подпискага заказлар кабул итү һәм газета-журналларны абунәчеләргә җиткерү буенча хезмәт күрсәтү бәясеннән чыгып, үзәк вакытлы матбугат басмаларына - 5 процент, республика һәм район газеталарына 10 процент ташламалар тәкъдим итә.
-
Апас халкын 45нче номерлы Апас сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кабул итте
1 декабрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлегендә 45нче номерлы Апас сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кабул итүләр үткәрде. Аның тарафыннан халыкны кызыксындырган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, студент балаларын бюджет урыннарга күчерү, укырга керү тәртибе кебек мөһим сорауларга...
-
Әнәледә бәйрәм көннәрендә клуб гөр килде
Әниләр көне уңаеннан Әнәле авылы клубында авыл үзешчәннәре Фәнис Яруллинның "Кызларның кызганнары" дигән ике пәрдәлек комедиясен күрсәттеләр. Рәмзия Мөсәгыйтова, Альмира Салахова, Зөлфия Гыймадиева, Альберт Гыйсмәтуллин, Радик Абдуллин чын артистларча уйнап, халыкны таң калдырдылар. Әнәле авылы клубында Альмира Салахова эшли башлагач төрле кызыклы чаралар еш уза. Ул бит клуб эшенә бөтен...
-
Апаска ниһаять кыш килде
Бүген төнлә тыныч кына яуган кар районыбыз җирләрен ап-ак итте. Иртәдән үк елмайган кояш күңелләрне җилкендерде. Һәр ел фасылының үз матурлыгы. Әйдәгез көтеп алган кышны күңелле итеп уздырыйк! Яңа яуган ак карлар безгә бары бәхет-шатлыклар гына алып килсен!