Апас районыннан быелгы көзге-кышкы чакырылышта 29 яшь егет хәрби хезмәткә озатылды
Тагын 10 ир-егет повестка көтә. 3 якташыбыз десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Район шефлыкка алган Ульяновск хәрби частендә, Мәскәү астында, Ерак Көнчыгыш, Себердә дә безнекеләр сынатмыйлар. 5 апаслы хәрби хезмәт елларын хәрби флотта үтәчәк. 8 декабрьдә чираттагы 5 апаслыны армиягә озаттык. Апастан Рәмис Һадиев, Каратуннан Фәнис Галимуллин, Балтайдан Айнур Закиров, Кызылтаудан...