21 апрель 2016 яңалыклары
-
13 яшьлек кызны ток сугып үтергән
Гадәттән тыш хәл 19 апрель кичендә, Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә булган. Кыз баланың үле гәүдәсенә ишегалдында тап булганнар. Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсы 1 нче бүлеге - саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган. Тикшерү...
-
Игътибар, талпаннар активлашкан
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган. Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры...
-
Апаста пенсионерлар ярышты
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы, һәм шулай ук республика пенсионерлар Союзының 10 еллыгы уңаеннан пенсионерлар арасында йөзү, ату, өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Бәйгенең максаты "Өченче буын" республикакүләм бәйгедә катнашу өчен иң көчлеләрне билгеләү иде. Биредә барлыгы 50дән артык пенсионер катнашып үзенең җитезлеген күрсәтте.
-
Бакырчы төп мәктәбендә “Мәрхәмәтле Татарстан”, “Спортивный Татарстан”акцияләренә старт бирелде
Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбендә "Мәрхәмәтле Татарстан", "Спортивный Татарстан"акцияләренә старт бирелде. Акциянең көндәлек планы төзелде. План буенча төрле бәйге- кичәләр, очрашулар, әңгәмәләр оештырыла. 1. "Әти, әни, мин-спорт гаиләсе" көне уңаеннан, 1-2 класс укучыларының (Җитәкчесе Идиятуллина А.Х.) гаиләләре катнашында ярыш оештырылды. Әти-әниләр балалары белән бергә төрле спорт бәйгеләрен үтәделәр. Ярыш...
-
Акча таптым, кемнеке?..
Күз алдына китерә аласызмы-сез банкомат каршына килеп басасыз һәм аның акча чыгаручы уемында бер күч акчага тап буласыз. Янәшәгездә беркем юк, "акча таптым-кемнеке?.."дип тә әйтү урынсыз, шуннан нишләр идегез?.. Район үзәгендәге бер банкоматтан акча алырга дип килеп басучы Р. югалып калмый әнә, хуҗасыз дип санаган акчаны кесәсенә алып сала. Беркем...
-
21 апрель – җирле үзидарә органы хезмәткәрләре көне
Авылның яшәеше, социаль-икътисади көнкүреше турыдан-туры аларга барып тоташа. Алар оста оештыручы да, психолог та, әңгәмәче дә, идарәче дә булырга тиешләр. Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Җаваплы, тынгысыз эшегездә уңышлар, һәр җирдә аңлашу телим. Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.
-
20 апрель – Донор көне иде
Борнаш урта мәктәбендә,20 апрель-Россиядә "Донор" көне уңаеннан, язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында, авылыбыз фельдшеры Ахмадуллина Гөлүсә, югары класс укучылары алдында чыгыш ясады. Ул кан бирүнең нечкәлекләренә тукталды, донор булуның изге эш икәнен, кемнәр өчен кирәклеген аңлатты, "Мактаулы донор", аның льготалары турында сөйләде. Укучыларның кызыксынган сорауларына җаваплар бирде.