Апас районы делегациясе Ульяновскка солдатлар янына барды
Татарстан Республикасы Президенты Карары нигезендә, район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Ульян шәһәренең 42731 хәрби часте командиры Александр Молчановның килешүе белән дүрт елдан бирле Апас районы әлеге хәрби частька шефлык итә.
4нче ноябрь көнне делегация иртәдән Ульян шәһәренә юл алды. Апас дип язылган зур, матур, җылы автобуска утырган әти-әниләрне, хәрби комиссар...