Нурҗиһан әби Моталлапованы Ил башлыгы котлады
Олы Бакырчы авылында гомер итүче Нурҗиһан әби Моталлапова 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп узды. Тормышны яратып, балалары, онык-оныкчыклары өчен бик тә кадерле булып яши ул. Барысына терәк-таяныч, киңәшче булып тора. Нурҗиһан әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина,...