Апас районында “Ана капиталы”н тапшырдылар
Бәйрәм алды көннәрендә Апас ЗАГС бинасының тантаналар залында әниләргә "Ана капиталы" тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов катнашты. Апастан Эльвира Салаватова, Ябалактан Гөлия Гомәрова, Борнаштан Залия Загретдинова, Табар Черкеннән Надежда Никитина һәм башка авыллардан Руфия Мөлекова, Лилия Галиуллина, Адилә Галимова сертификатлар...