Апаста референдум бара
Районның барлык сайлау участокларында да иртәнге сәгать җидедә референдум башланды. Район үзәк китапханәсендә уранашкан Апас-Совет участогына райондашлар оешкан төстә килә. Бу участокта иң беренчеләрдән булып Исмәгыйль Нигъмәтуллин тавыш бирде. Чәй, коймак, шашлык белән сыйлау да оештырылган.