Иске Йомралы авылында хоккей буенча зур турнир узды
Апас районың Иске Йомралы авылында хоккей буенча район яшьләре арасында турнир булды. Әлеге уен "Легион" командасы кубогына беренче тапкыр уздырылды. Барлыгы дүрт команда катнашты.
Турнирга стартны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бирде. Ул барлык спортсменнарны матур уен күрсәтергә өндәде һәм аларга әлеге турнирда уңышлар теләде.
Әлеге уеннарны оештыруның иганәчеләре...