Республика комиссиясе Яңа ел бизәлешенә бәя бирде
Татарстан Президенты Аппараты, республика Мәдәният министрлыгы, Иҗтимагый палата вәкилләрен берләштергән республика комиссиясе Апасның Үзәк ял паркында, Каратун, Кызыл-Тау һәм Дәвеш авыл җирлекләрендә булып, Яңа ел бизәлешен карады, бәйрәм уңаеннан узган мәдәни чаралар белән кызыксынды.