Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Иске Йомралыда ачык бозда хоккей турниры

Хоккей - ул кыш фасылының иң көчле, иң күңелле һәм иң дәртле уены булып тора.

(4 гыйнвар, "Апастово-информ")


Традиция буенча, Иске Йомрал авылында һәр ел уза торган хоккей турнирының масштаблары арта гына бара. 2021 ел хоккей турнирыннан башланды дисәң дә хата булмас.
3 нче гыйнвар көнне Иске Йомрал урта мәктәбе базасында 4 команда ачык бозда көч сынашты. Биредә, Югары Ослан, Кайбыч, Апас районыннан ике команда- Идрәс- Теники авылының яшьләр командасы һәм Иске Йомрал авылының “Комета” командалары беренчелек өчен көрәштеләр.
Турнирны ачуда Иске Йомрал җирле үзидарә җитәкчесе Муратов Р.А. һәм Иске Йомрал урта мәктәбе директоры Сәмаигуллина З.З. катнашты.
Хоккей турнирының кунаклары кайнар коймак һәм самовар чәе белән сыйланды, ә уенчылар исә кайнар ашлар белән тәэмин ителде.
Ярышлар бик кызу барды һәм уенчылар иңгә иң ярыштылар. “Мондый турнирлар безнең авылда һәр елны үтә, бу, минемчә, бик шәп традициягә әйләнде. Бу традицияне без туктатырга җыенмыйбыз, әлбәттә”, - дип әйтә ярышның оештыручысы Иске Йомрал урта мәктәбенең физкультура укытучысы Галимҗанов Радик.
Ярышның иганәчеләре – Гашигуллин Рамазан, Апас районы Иске Йомралы авылы “Комета” командасы уенчылары һәм аларның иң тугры җанатарлары булды. “Биредә хоккей уеннары гына түгел, үзебезнең укытучыларыбыз һәм классташларыбыз белән дә күрешү кичәсе кебек тә булды. Бергә-бергә җан атып, сөйләшеп, чәйләр эчеп, бер сүз белән әйткәндә, рәхәтләнеп күңел ачтык”,- дип әйтте Гайнетдинов Камил.
Төп кубокны һәм беренче дәрәҗә алтын медальләрне Кайбыч районы командасы яулады, икенче урын “Комета” командасы, өченче урынга Югары Ослан командасы ия булды. Ярышны оештыручы Иске Йомрал урта мәктәбенең физкультура укытучысы Галимҗанов Радик балаларда спортка мәхәббәт уятуда, хәрби –патриотик тәрбия бирүдә үзенең зур өлешен керткән өчен, шушы турнирны оештыручы иганәчеләргә, мәктәп коллективына бөтен команда уенчылары бик зур рәхмәтен бу белдерде.
АЛИНӘ ГАЛИМҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев