26 июль 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Апаста чираттагы “Тоннель” операциясе узачак
Иртәгә, 27 июль көнне, иртәнге 6.30 сәгатьттән 8.30 сәгатькә кадәр Апас-Каратун юлының Апас бистәсендәге Тукай урамы киселешендә “Тоннель” операциясе узачак.
-
Әлмәт үзешчәннәре Апаста
27 июль көнне, 19.00 сәгатьтә, Әлмәт районының “Авылым йолдызлары” җыр һәм бию ансамбле барлык апаслыларны Үзәк ял паркына күңелле кичәгә чакыра. Керү бушлай. (0+).
-
Прокурор - закон сагында
Апас район прокуратурасына ел башыннан 80 гариза-шикаять керде. Шәхси кабул итүләрдә 134 кеше булды. Болардан тыш район халкын урыннарга чыгып кабул итүләр дә үткәрелә.
-
Апас ял паркында “Зәлидә” уеннары гөрләде
Узган чәршәмбе киче дә апаслылар өчен зур бәйрәм булды. Үзәк ял паркына килгән халык кайнар коймак белән чәй эчте, төрле халык уеннарында катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты.
-
“Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибы Марат Хәйдәров борчуын белдерә
Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәте җитәкчесе Марат Хәйдәров соңгы вакытта телефоннан кылган гамәленең ахырын уйламыйча шаярып шалтыратучыларның артуына борчыла. Андыйлар арасында бала-чага да, олылар да бар.
-
Техника әзерлеге тикшерелде
Татарстан Республикасының “Гостехнадзор” идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Айдар Сәләхов, Илнар Хафизов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалыкларның җитәкче-белгечләре катнашында районның барлык урып-җыю һәм җир эшкәртү техникаларын кырда эшләтеп-сынап карап кабул итү үткәрелде.